“Көн саен, ел әйләнәсендә 200 тонна сөт савып тапшырган районнарга билгеле бер суммадагы премия биреләчәк. Әз акча түгел, шул ук вакытта район өчен җаваплылыгы да зур”, – диде урынбасар.
Ришат Хәбипов сүзләренчә, бүгенге көндә көн саен 200 тонна сөт савучы өч район бар. Болар – Әтнә, Балтач, Кукмара районнары. Тагын 7 районның әлеге сызыкка җитәрлек куәте бар.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк “Татар-информ” республиканың 10 районы сөт җитештерү буенча узган елгы күрсәткечләрдән калыша дип язган иде. “Ул районнар өчен бу премия стимул булырмы?” дигән сорауга Ришат Хәбипов: “Сөт акчасы – районның яшәү чыганагы. Башкача мөмкин түгел”, – дип җавап бирде.
(Чыганак: “Татар-информ”, Чулпан Шакирова).