5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсының лауреатлары Фирая Зыятдинова, Гөлсем Миннебаева, Фаил Габдрахманов, Татьяна Кузьмина, Зульфида Тлякова, Римма Кузнецова һәм Россия Героеның әнисе Исаева Вера Петровна Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
Шул ук көнне район мәдәният үзәгендә дә бәйрәм чарасы узды. Чарага 320 лаеклы аналар чакырылган иде.
Әниләр өчен чәй табыны әзерләнде. Чараны тантаналы рәвештә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин ачты, ана капиталы алу өчен Ю.Субаш авылыннан Фирдия Нурмөхәммәтовага һәм Балтач бистәсеннән Гөлшат Фатыйховага сертификатлар тапшырды.
Бәйрәмгә чакырылган әниләр игътибарына район мәдәният үзәге һәм район балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.