ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

10 октябрь көнне Балтач  үзәк зурлар китапханәсенең уку залында өлкән яшьтәге китап укучылар  өчен “Көзләр алып килсен яз сафлыгын” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үтте. Тамашачылар җыр-моң, шигъри юллар белән үрелгән бәйрәм кичәсендә Гүзәл Галләмова иҗаты белән дә таныштылар. Алар хозурына буктрейлер, сәхнәләштерелгән өзек тә тәкъдим ителде.

Балтач мәдәният үзәге, 13  октябрь көнне яңа иҗат  сезоны ачылу уңаееннан,  “Җитте рәхәт замана” дип исемләнгән концерт-тамашага чакыра. 

10 октябрь көнне район Советының кече утырышлар залында халык күпләп йөри торган урыннарга тикшерү уздыру һәм категория билгеләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырыш булып узды. Әлеге утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов алып барды.Утырышта комиссия вәкилләре, район башлыгы ярдәмчесе, район прокуроры, район мәдәният бүлегеннән, район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән, мәгариф идарәсеннән җаваплы җитәкчеләр катнашты.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе
8 октябрь Әтнә авыл клубында укытучылар көне уңаеннан "Рәхмәтнең иң олысы, сиңа булсын укытучым" исемле концерт булып узды.

Субаш мәдәният йортының “Туганай” фольклор коллективы  Казанда узган Халыкара “ Этномериада”фестиваленнән лауреат булып кайтты.

5 октябрь көнне Куныр мәдәнит йортында “Гомерләрнең алтын көзе” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә олылар өчен башта чәй өстәле янында башланып китте, аннары бик матур концерт белән дәвам итте. Кичәгә барлык Куныр, Шода авылларыннан олкэннэр чакырылган иде.
4 октябрь көнне, Сосна мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, чәй табыны артында, "Бер картлыкта - бер яшьлектә" дип аталган, концерт булып үтте.

9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Өлкәннәрне хөрмәтләү аларга карата игътибар һәм мәхәббәт уяту максатыннан 9 Октябрь көнне  Арбор авыл китапханәсендә “Сез тормыш бизәге” исемле  кичә уздырылды.

Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар,  оныклары аларны котлап  матур җырлар, шигырьләр  белән сөендерделәр.  Өлкәннәребез үзләренең  матур теләкләрен җиткереп,  тагын да шулай гел очрашып торырга язсын дип таралыштылар.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 5 октябрь көнне Нөнәгәр китапханәсендә Чутай, Нөнәгәр мәдәният йортлары, социаль хезмәткәрләр көче белән өйдә тәрбияләнүче ялгыз әби- бабайлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чәй табыны артында өлкәннәребез котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары карадылар, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар , яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр. Бәйрәмнән күңелләре булып , рәхмәтләр әйтеп таралаштылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсе үзәгендәге "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан булдырылган ял паркын тантаналы төстә кулланылышка тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International