7 март көнне Субаш авыл китапханәсендә Республика буенча үткәрелә торган
“Я вновь открываю Л. Толстого” дигән акция кысалары нигезендә 1- 4 сыйныф укучыларына кычкырып уку үткәрелде. Чара вакытында укучыларга Л. Н. Толстойның биографиясе буенча “Лев Николаевич Толстой. Жизненный и творческий путь.” дигән презентация күрсәтелде, язучының “Косточка . Слива төше”, “Три медведя”, “Лев и собачка” дигән китаплары кычкырып укылды һәм алар “Рассказы и сказки для детей” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу акциягә барлыгы 13 укучы катнашты.