7 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә рус язучысы Л.Н. Толстойның тууына 190 еллыкка багышлап “Я вновь открываю Л.Толстого» исемле Республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасында Л.Толстой елы уңаеннан “Волшебный сад Толстого” исемле әдәби кичә узды. Балтач гимназиясенең 3А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гиззатуллина А.И, Гузаирова Л.Н.)язучының тормышы, иҗаты, китапханәбездәге китаплары белән таныштылар, аның берничә әсәрен тыңладылар, иҗаты һәм тормыш юлы буенча төзелгән уеннарда көч сынашып, мәктәп программасын үзләштерүдә өстәмә мәгълүмат туплап киттеләр. Чарабызны интернеттан алынган язучының “Мерзни, мерзни...” әсәре буенча төшерелгән “Ловись рыбка» мультфильмын карау төгәлләде. Кечкенә китап укучыларыбыз өйләрендә укырга әдәбият та алып киттеләр.