Борнак авыл китапханәсендә 7 март көнне Республика буенча үткәрелә торган “Я вновь открываю Л.Толстого”исемле акция кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән кычкырып уку үткәрелде.Язучының “Кошчык”,“Слива төше”исемле хикәяләре ,“Ике дус”исемле мәсәле, “Өч аю”әкиятен балалар яратып укыдылар.Укучылар язучының әсәрләре буенча бер-береңә ярдәм итү,дуслык,татулык кебек сыйфатлар бик кирәклеген аңладылар. “Когда в мире есть Толстой” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Акциядә 10 укучы катнашты.