«Наз» да түгәрәк өстәл

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 6 нчы мартында «Наз» үзәге психологы Гүзәл Зиганшина һәм юрисконсульты Гөлүзә Сәгъдиева катнашында социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Психолог “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына багышланган күмәк занятие оештырды. Бу уенда тернәкләнүчеләр сәламәт яшәү серләренә төшенеп кенә калмадылар, логик фикерләргә, күмәк уйларга өйрәнделәр.

Юрисконсульт “Вәсыятнәмә“ темасы буенча әңгәмә уздырды. Барлык катнашучылар да шәхси психологик һәм юрдик ярдәм алдылар.

Шулай ук хезмәт яше туры килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зәйнуллин Зиннур Зиннәт улы эшкә урнаштыру буенча әңгәмә уздырды. Барлык катнашучыларга шәхси консультация һәм психолог ярдәме алуга мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International