6 март көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә китап укучы хатын-кызларыбыз өчен “Ягымлы, назлы чәчкәләр, Гөлләрдер хатын-кызлар!” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Нәфис сүз осталарының район бәйгесе җиңүчеләре булган Азат Герасимов, Наил Гәрәев чыгышлары кичәбезне бизәде. Район кино оешмасы тәкъдим иткән “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән нәфис фильм да тамашачылар күңеленә хуш килде.