2018 нче ел Татарстанда Л.Н. Толстой елы буларак игълан ителде. 190 ел элек туган бөек рус язучысы бүгенге көн укучысына да аңлаешлы мәңгелек әсәрләр язып калдырган. Бигрәк тә балалар өчен язылган кыска хикәя-мәсәслләре тәрбияви мәгънәгә ия. Л.Н. Толстойның иҗатын яшь буынга да таныту максатыннан чыгып 5 нче март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Я вновь открываю Л.Толстого” республика акциясе кысаларында язучы язган “Ике дус”, “Арыслан белән эт” хикәяләрен кычкырып уку үткәрелде. Балалар бу хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар һәм язучының дуслык, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларның кешеләр арасында гына түгел, ә җәнлекләр арасында да киң таралганлыгын ачыклап киттеләр.