Яңгул китапханәчеләре 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Тынычлык,иминлек сагында-Сез кирәк!” дигән баш астында очрашу кичәсе үткәрделәр.Кичәгә әле яңа гына армия сафларыннан Туган авылыбызга кайткан ике егетебез-Миннеханов Алмаз һәм Мотигуллин Салаватлар чакырылганнар иде.Алар укучыларга үзләренең армия хезмәтләре турында сөйләп ,хәзерге армия хезмәтеннән курыкмаска кирәк,егетләр чын егет булып хәрби хезмәткә барыгыз дигән фикерләрен җиткерделәр.Укучылар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.Кичә бик җанлы һәм файдалы үтте.