2018 елның 27 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне кысаларында Балтач муниципаль районынын «Әтиләр берлеге Республика иҗтимагый оешмасы» бүлекчәсе ялгыз һәм күп бала тәрбияләүче әтиләр өчен «Минем әти иң яхшысы» дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чара Шешеңәр авылының «Батыр» яшьләр үзәгендә узды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиеваның һәм район «Әтиләр бердәмлеге» рәисе Булат Зыятдиновның сәламләү сүзләреннән соң, «Наз» үзәгенең белгечләре әтиләр өчен профилактик дәрес үткәрделәр. Уен формасында балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларның сәбәпләре каралды. Ә балалар өчен психолог тренинг һәм “Хыял” яшьләр үзәгенең тренеры мини-футбол уздырды.
Икенче өлеш «Без, Җиңүчеләр варислары» дип исемләнгән патриотик уен белән дәвам итте. Ике команда интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Балаларга бүләкләр, ә әтиләргә "Иң яхшы әти" дигән диплом тапшырылды. Чарада 52 кеше катнашты.