Халыкара Туган тел көне уңаеннан Чепья авыл китапханәсендә "Тел дуслаштыра, тел берләштерә" исемле музыкаль-тематик кичә үтте. Чарада "Туганай" керәшен фольклор ансамбле катнашты. Телнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында, җирлегебездә яшәп килүче йола-гадәтләр турында фикер алышканнан соң, "Энҗеләрен барлый халкым" исемле район фольклор конкурсыннан видеоязма каралды.