Райондашларыбыз Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнаша

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 22 нче февралендә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан елдагыча тантаналы чара оештырылды. Анда районыбыздан 8 кешелек делегация катнашты. Әлеге составта Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, район социаль яклау бүлеге, район хәрби комиссариат бүлеге, районның “Юнармия” патриотик тәрбия бирү хәрәкәте җитәкчеләре, хәрби бәрелешләрдә катнашкан 3 ветеран барды. Алар иң элек иртәнге сәгатьләрдә “Җиңү паркы”нда мәңгелек утка чәчәк салдылар.

Тантаналы чараның төп вакыйгасы Президент җитәкчелегендә уза. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залындагы тантанада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International