Алмаз Нотфуллин истәлегенә көрәш ярышлары үтте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

22 февральдә «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды. Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча, матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдыннан егетлекләрен күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды, тамашачы матур алымнар да, җиӊүгә омтылыш булганда аӊа ирешергә мөмкин булуын да үз күзләре белән күрде. Командалар арасында беренчелекне бу елда да Яӊгул көрәшчеләре үз кулларыннан җибәрмәделәр. Ел саен осталыкларын арттыра барып, лидерлар сафына баскан Смәел командасы икенче урында, ә Чепья командасы өченчедә булды. Җиӊүчеләр арасында бәйгенеӊ баш батыры өчен махсус призга Салавыч авылы егете  Нурвил Дәминов лаек булды. Кискен көрәштә, үзеннән авырырак булган Инсаф Рафиковтан өстен чыгып, ул үзенеӊ чын батыр икәнен раслады. Иӊ матур көрәш алымнары күрсәткән өчен Фәнис Шәрипов куйган махсус бүләкләргә дә хуҗалар табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International