17.06.2018 Закировлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр
Быел бу мәртәбәле исемгә Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», мәгариф ветераны - Җәмилә Абдулла кызы Сибагатуллинага, Нөнәгәр авылыннан озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Нөнәгәр авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе, хезмәт ветераны - Наил Салих улы Салиховка, “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сыер саву операторы - Ирина Владимир кызы Алексеевага һәм академик, химия фәне галиме Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка (кызганыч, билегеле сәбәпләр аркасында Әхмәт Мазһаров катнаша алмады) “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Россия Федерациясенең Урман кодексына үзгәрешләр кертелде
14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар. Бәйрәмдә 166 инвалид бала чакырулы иде.
13 июнь көнне Кече Лызи урта мэктэбендэ “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Зиганшина наркотикларга каршы профилактик дәрес үткәрде.
Балтач районы Сабан туе 16 июньдә була, ә ат чабышы, гадәттәгечә, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге мәйданда уза. Ул 7 төрдән торачак:
- Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м.
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м.
- Гарәп токымлы атлар – 1200м.
Хөрмәтле райондашларыбыз! Ерак араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Шушы көннәрдә барлык мөселманнарыбыз һәм татар халкы күркәм бәйрәмнәрне каршы алырга әзерләнә. Шул хөрмәттән, сезне, район башкарма комитеты, район Советы исеменнән Ураза гаете һәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлары белән котларга рөхсәт итегез.
12 июнь - "Россия көне" районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйгалар белән истә калыр мөгаен. Бүгенге тантаналы көндә район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Президенты Указы белән районыбыз җирлегендә яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Рамил Нотфуллин ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.
Яңгул авылында яшәүче Шакирова Салисә Шәмсетдин кызына 9 июнь көнне 90 яшь тулды.
1 июнь көнне балалар өчен оештырыласы бәйрәм һава торышы начар тору сәбәпле кичектерелгән иде – бүген 9 июнь көнне әлеге бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган балаларга - күңел ачу программасы оештырылган иде. Районыбыз балаларын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады.