16 февраль көнне Куныр урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Республика балалар китапханәсе тарафыннан җибәрелгән “Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде” анкета сорауларына җаваплар яздылар. Барлыгы 14 бала катнашты. Анкета аша укучыларның басма китапларны сайлаулары куанычлы нәтиҗә бирде.
2018 ел Татарстанда Л.Н. Толстой елы уңаеннан, 15 февраль көнне Куныр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән “Без Толстойны укыйбыз” исеме астында кычкырып укулар булып узды. Укучылар Л.Н. Толстойның балалар өчен язган “Косточко”, “Лгун”, “Девочка и грибы” хикәяләрен кычкырып укыдылар.
Куныр авылында яшәүче Мәрхәбә Гайнулла кызы Вахитовага 17 нче февраль көнне 90 яшь тулды.
Яңгул китапханәсендә кабат иң актив китап укучыларны берләштергән “Сердәш” клубы активлары очрашты, алар матур шигырьләр, җырлар тыңладылар һәм төрле уеннар уйнап, чәй табыны артындаүз фикерләрен җиткерделәр.
15 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә юбиляр язучы Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан 1-4 сыйныфта укучы балалар белән “Хикмәтле китаплар – кирәкле китаплар” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Иң элек онтылмаслык шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп әдәби викторина үткәрдек. Китап укучыларыбызның фикерләвен үстерү, әдәплелек, үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү максатыннан Х. Халиковның балалар өчен иҗат иткән хикмәтле китаплары һәм тормыш юлы белән таныштык, шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдык, табышмакларына җаваплар эзләдек. Балалар язучының иҗатын йотлыгып тыңладылар, мавыктыргыч шигърият диңгезендә йөзделәр.
Чепья авыл китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата "Бу җырымны сиңа багышладым" дип исемләнгән әдәби кичә үтә. Кичәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган видеоязма күрсәтелә, укучыларның белемен ныгыту максатыннан викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләнде, шагыйрьнең шигырьләре укылды.
15 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә 5 һәм 6 сыйныф укучыларына, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырылды.
Китапханәче тарафыннан укучыларга, каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат бирелде, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Викторина сорауларына җавап табуда да укучылар белемнәрен күрсәттеләр.
Субаш авыл китапханәсе Республикабызның балалар китапханәсе тарафыннан 13- 14 яшьлекләр өчен оештырылган «Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» дигән акциядә катнашты. Акциягә 7-8 сыйныф укучылары арасыннан барлыгы 7 укучы катнашты.Укучыларыбыз үзләре яраткан язучылары һәм аларның китаплары турында үз фикерләрен җиткерделәр.
2018 елның 14 февралендә Әтнә авыл клубында халык җыены үтте.
Көн тәртибе:
(Балтач район башкарма комитеты урынбасары И.С.Галимуллин чыгышы).
15 нче февраль көнне 5- 8 нче сыйныф укучылары өчен Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбендә авыл китапханәчесе “Җиңү эзләре буйлап...” дип аталган викторина үткәрде. Викторина барышында укучылар илебез тарихында зур урын алып торган Бөек Ватан сугышышда булып узган хәлиткеч вакыйгаларны һәм кешеләрне исләренә төшерделәр. 15 нче февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан “Алар Ватан өчен көрәштеләр” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.