Балтачта балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 9 июне, шимбә

1 июнь көнне балалар өчен оештырыласы бәйрәм һава торышы начар тору сәбәпле кичектерелгән иде – бүген 9  июнь  көнне  әлеге бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган балаларга - күңел ачу программасы оештырылган иде. Районыбыз балаларын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады.  

Бүген "Балтач" ял паркында әлеге хөрмәткә башланып киткән бәйрәм чарасы бик оешкан төстә барды. Балаларның күңелен район социаль яклау бүлеге, район яшьләр эше һәм спорт  бүлеге,  район мәгариф идарәсе, район мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре күрде. Һава торышы  бозылып китүгә карамастан, балалар рәхәтләнеп  күңел ачарга һәм бер елга җитәрлек энергия җыеп калырга өлгерделәр.

Фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/balalar-byrmen-yagyr-tagyn-kirt-kordy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International