Балтачта "Россия көне"ндә Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды

2018 елның 12 июне, сишәмбе

12 июнь - "Россия көне" районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйгалар белән истә калыр мөгаен. Бүгенге тантаналы көндә район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Президенты Указы белән  районыбыз җирлегендә яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранына  "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Рамил Нотфуллин ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.


Шулай ук әлеге тантанада район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыклары, соңгы эш урыныннан җитәкчеләр, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, районның "Яшь армиячеләр" һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге яшьләре дә катнашты. 

Ветераннарыбыз әлеге медальне зур горурлык хиләре белән кабул итеп алды. Хәтта күкрәгенә медальне беркеткәннән соң ветеран Анатолий Кузьмич "Служу Отечеству!" дип әйтеп куйды. 

Хәрби комиссар Васил Вәлиев әлеге тантананың шаһитләре булган "Яшь армиячеләр"гә һәм "Форпост"чыларга мөрәҗәгать итеп: "Ишеттегезме, яшьләр, ничек горур һәм мәртәбәле яңгырады бу сүзләр - "Служу Отечеству!" Ватанга булган тугрылык хисләре бу!" - дип басым ясады.​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International