Яңгул авылында яшәүче Шакирова Салисә Шәмсетдин кызына 9 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Энҗе Муллагалиева, район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязова, Яңгул урта мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленина Шафигуллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Әлеге тантана Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында узды.