Ат чабышлары - Балтач Сабан туеның матур бер бизәге

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуйда ат чабышлары “программаның кадагы” булып тора. Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балтач якларына бу әйтем бер дә ятмый, чөнки һәр авылның Сабан туенда ат чабышы үткәрелмичә калмый. Соңгы елларда ат чабышына игътибар бермә-бер артты. 

Балтач районының быелгы Сабан туенда ат чабышы гадәттәгечә "Сабантуй" паркы янәшәсендәге мәйданда уза. Ул 7 төрдән торачак:

- Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м 
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м. 
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м. 
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м. 
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м. 
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м. 
- Гарәп токымлы атлар – 1200м. 

 

Ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт.

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

 


Ат чабышлары 12 сәгать 30 минутта башланып, 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, әлеге мәртәбәле ярышны тамаша кылырга көтеп калабыз!!!

"Балтач Сабан туе - 2018"не оештыру комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International