Нөнәгәр җирлеге яңалыклары. Закировларның алтын туйлары

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

17.06.2018 елда Нөнәгәр авылында гөмер итуче Наил һәм Зөхрә Закировларның Алтын туйлары. Бу тату пар 50 ел буе бер-берен аңлап, сикәлтәле торыш юлын сынатмыйча уза алдылар.Күпләргә үрнәк гаилә, күз карасыдай саклап үстергән балаларына терәк, киңәшче, оныкларына сөйкемле әби-бабай булдылар. Алар ныклы гаилә, ышаныч, мәхәббәт, сабырлык, бәхеткә үрелгән тулы бер дөнья тудырдылар. Балары да үзләре кебек авыл җанлы булып үстеләр. Үзләренә ярны туган авылларыннан таптылар: гаиләләрен туган авылларында кордылар. Бүгенге көндә 3 баласы гаиләләре белән Нөнәгәр авылында, 1-се гаиләсе белән Балтач бистәсендә яши. 

Үрнәк гаиләне авыл Сабантуенда авыл җирлеге башлыгы Ахметханов Альфред Загир улы та котлады. Аларга ихлас күңелдән бер-берсенә булган мәхәббәтләрен саклап, саулык-сәламәтлектә, балаларының, оныкларының ихтирамын тоеп яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International