“Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеменә лаек булучылар

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

“Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеменә лаек булучылар

Балтач Сабан туенда соңгы елларда бик матур вакыйга традициягә керде. Районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелә башлады. 

Быел бу мәртәбәле исемгә Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», мәгариф ветераны -Җәмилә Абдулла кызы Сибагатуллинага, Нөнәгәр авылыннан озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Нөнәгәр авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе, хезмәт ветераны - Наил Салих улы Салиховка, “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сыер саву операторы - Ирина Владимир кызы Алексеевага һәм академик, химия фәне галиме Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка (кызганыч, билегеле сәбәпләр аркасында Әхмәт Мазһаров катнаша алмады) “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Райондашларга бу бүләкләрне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов һәм  Дәүләт Думасы депутаты  Фатих Сибагатуллин тапшырды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International