28нче февральдә Смәел авыл китапханәсе беренче татар фильмы "Булат батыр" күрсәтелүгә 90 ел тулу уңаеннан укучы балаларга фильмнан өзекләр күрсәтте.
Чепья авыл китапханәсендә укучылар белән матур чаралар еш үтә. Бу юлы без йола- бәйрәмнәр турында, бу бәйрәмнәрдә нинди уеннар уйнаганнар, бүгенге көндә бу уеннарны яшьләребез беләме, шулар хакында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде шушы онытылып баручы уеннарда үзебез дә катнаштык."Наши истоки...Читаем фольклор" китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.
Чепья балалар китапханәсендә "Наши истоки. Читаем фольклор" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып "Сокровища народного творчества" исемле китап күргәзмәсе төзелде. Шулай ук урта мәктәпнең 7 сыйныф укучылар татар халкының табышмак-мәкальләрен әйтеп ярыштылар. 3 сыйныф укучылары белән рус халкының "Марья Моревна" әкияте кычкырып укылды.
2018 елның 27 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне кысаларында Балтач муниципаль районынын «Әтиләр берлеге Республика иҗтимагый оешмасы» бүлекчәсе ялгыз һәм күп бала тәрбияләүче әтиләр өчен «Минем әти иң яхшысы» дип исемләнгән чара үткәрде.
ШУШМА ЯР БУЕ НИНДИ БУЛАЧАК? Бу сорау бик к үп райондашларыбыз күңелендә зур кызыксыну уята. Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлеклəр үсеше программасы буенча Шушма яр буен төзекләндерү максатыннан яңа проект гамәлгә ашачак. Биредə яшəүчелəрне, биналар һəм җирне арендага алучыларны, җирле активистларны һəм иҗтимагый берлəшмəлəрне, эшмəкəрлəрне, гомумəн, бу җирнең килəчəгенə битараф булмаган һəркемне фикер алышуга чакырабыз.
27 февральдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов; район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек мөдирләре; авыл җирлеге башлыклары; яшьләр оешмасы җитәкчеләре; районның «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты.
22 февральдә «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды. Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча, матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдыннан егетлекләрен күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды,
Халыкара Туган тел көне уңаеннан Чепья авыл китапханәсендә "Тел дуслаштыра, тел берләштерә" исемле музыкаль-тематик кичә үтте. Чарада "Туганай" керәшен фольклор ансамбле катнашты. Телнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында, җирлегебездә яшәп килүче йола-гадәтләр турында фикер алышканнан соң, "Энҗеләрен барлый халкым" исемле район фольклор конкурсыннан видеоязма каралды.
21 февраль көнне Куныр мәдәният йортында, Куныр авыл җирлеге җыеныннан соң, "Туган җиргә мәдхия" дип исемләнгән концерт булды. Концерт Куныр һәм Шода вылларының үзешчәннәре тырышлыгы белән әзерләнде.