22 июнь – «Хәтер һәм кайгы көне» уңаеннан Балтач районының «Геройлар аллеясы» паркында митинг узды. Әлеге митингта ветераннар, сугыш чоры балалары, бистә халкы һәм җитәкчеләр катнашты.
Шушы ук көнне «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Голубь мира» дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. Акция кысаларында һәрвакыт «Тыныч күк йөзе» булуын теләп, теләкләр язылган кәгазь күгәрченнәр шарларга беркетелеп һавага очыртылды.
“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә белгечләр Чепья авылы китапханә мөдире Зәлия Зиатдинова белән берлектә тернәкләнүчеләр өчен искә алу көне буенча кичә уздырдылар.
Әлеге кичә барышында тернәкләнүчеләр 22 июнь көнен төрле илләрдә ничек уздырылуы турында мәгълүмат алдылар, тылдагы авырлыклар, сугыш турында презентация карадылар. Зәлия Зиатдиновна солдат хатлары, шигырьләр укыды.
Кичә үлгәннәрне искә алып 1 минут тынлык белән тәмамлады.