5 октябрь көнне «Дулкын» йөзү бассейнында 2009-2010 елгы, 2011 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 4 мәктәптән 19 спортчы катнашты (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее).
Начар метеорологик күренешләр: 7 октябрьдә кич, 8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.
7 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Сак йөрик юлларда!” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.
2019 нчы елның 3 нче октябрендә 13.40 сәгатьтә МБУ Балтач «Форпост» үзәге Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Канун һәм җаваплылык» һәм «Ничек матур бу дөнья!» дигән темаларга Сосна мәктәбе укучылары хэм «Форпост» хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрде.
2019 нчы елның 4 нче октяберендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Агач утырт» акциясен үткәрде.
2019 нчы елның 3 нче октябрендә, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан «Факел» яшүсмерләр клубында «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Һадиева Лилия Мөхәммәд кызы белән очрашу булып узды. Ул балаларга аңлаешлы итеп юлда үзеңне ничек тотарга, юл билгеләре һәм светофорларның ничек ярдәм итүен, юллардагы күңелсезлекләр җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы һәм җавапсызлыгы аркасында килеп чыгарга мөмкин икәнлеген сөйләде.
Роспотребнадзор идарәсенең Арча , Биектау, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль булекләрендә 2019 елның 2 нче октябреннән 16 нчы октябренә кадәр грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү чаралары буенча кайнар линияләр эшләячәк. Халыкка тематик консультация бирү түбәндәге телефоннар буенча үткәрелә: 8(84366)3-15-01 Арча , 8(84368) 2-41-47 Балтач, 8(84365)3-02-71 Биектау.
2019 елның 2 октябренә планлаштырылган Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында гражданнарны бергәләп кабул итүе 2019 елның 23 октябренә күчерелә.
4 октябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу программасы үткәрелде.
Клубыбызда "Өлкәннәр көнен" күңелле итеп үткәрү матур традициягә әйләнде. Чөнки безнең Төзүчеләр урамында яшәүче, өлкән кешеләребез өчен дә, безнең өчен дә бу бәйрәм генә түгел, бер-беребез белән ял итү һәм аралашу өчен тагын бер мөмкинлек! Аларның яшәү, иҗат итү, сөенә белү сәләтләре, активлыкны саклап калулары, тормыш алып бару сәләтләре, тулы мәгънәсе, аларның җылылыклары һәм игътибарлары – соклану уята!
2019 нчы елның 4 нче октябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Чепья авылының «Наз» үзәгендә тернәкләнү узучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Көйне танып бел!» дигән чара уздырды. Ял итүчеләр бу конкурста актив катнаштылар. Аларның бурычы - ерак балачактан килгән җырларның исемнәрен һәм хәзерге заман җырларын тану иде. Көйне белгәннән соң, алар бергәләп бу җырны башкардылар.