Начар метеорологик күренешләр: 7 октябрьдә кич, 8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 7 октябрь 18 сәгатьтән 8 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с, көндез 6-11 м/с кадәр, көчәйгәндә 13 м/с кадәр минималь һава температурасы төнлә +1..+6º, көндез максималь температура +5º..+10º.