2019 нчы елның 3 нче октябрендә, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан «Факел» яшүсмерләр клубында «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Һадиева Лилия Мөхәммәд кызы белән очрашу булып узды. Ул балаларга аңлаешлы итеп юлда үзеңне ничек тотарга, юл билгеләре һәм светофорларның ничек ярдәм итүен, юллардагы күңелсезлекләр җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы һәм җавапсызлыгы аркасында килеп чыгарга мөмкин икәнлеген сөйләде.
Шулай ук автомобильдә балаларга бары тик балалар креслосында гына йөрергә һәм барлык пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеге турында белемнәрне ныгыттылар. Лилия Мөхәммәд кызы яктылыкны кире кайтаручы элементлар ни өчен кирәклеген дә аңлатты.