ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 5 октябрьдә, Балтачта һәм Чепья авылында үзәк урамнарында өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашты. Халыкка ит һәм сөт продукциясе, яшелчә, бал, үсентеләр, ашлык, печән һ.б.  тәкъдим ителде.

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, педагогик хезмәт ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!


4
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 4 нче октябрендә АПК өлкәсендә Россиянең иң зур масштаблы вакыйгасы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган агросәнәгать комплексы атнасы старт алды.

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы өлкәннәребез арасында «Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чарада өч команда көч сынашты.

Халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.

"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең өлкән яшьтәге гражданнары өчен «Сабантуй» паркында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар.

Начар метеорологик күренешләр: 5 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә: төнлә-16 м/с, көндез-20 м/с (һәм Казанда).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International