Балтач муниципаль районы башлыгының котлау сүзләре

2019 елның 5 октябре, шимбә

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, педагогик хезмәт ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Ак бәхетләр, яңа куанычлар, көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булуын телим. Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәмегез белән!

Хөрмәт белән Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International