Бүген, 5 октябрьдә, Балтачта һәм Чепья авылында үзәк урамнарында өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашты. Халыкка ит һәм сөт продукциясе, яшелчә, бал, үсентеләр, ашлык, печән һ.б. тәкъдим ителде.
Өлкән яшьтәге кешеләр ярминкәне аеруча көттеләр, чөнки монда кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш запасы, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин.
Шулай ук район җитәкчелеге ярминкәне карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән шәхсән аралашты. Алар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар.
Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары да көзге ярминкәдә аеруча зур бәйрәм төсе бирде.
Күп кенә сатып алучылар азык-төлек сумкаларын тутырып кайтып киттеләр һәм ярминкәләрне оештырган өчен җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. «Мондый ярминкәләргә ихтыяҗ зур һәм кирәк, аларны уздырганнары өчен рәхмәт. Хәзер без кышка әзер!"- дип, халык чын күңелдән шатланды.