2019 нчы елның 4 нче октяберендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Агач утырт» акциясен үткәрде.
Агач - тынычлык символы, табигатьнең нәзбереклеге һәм аны саклау кирәклеге турында искәртү. Балалар планетаны яшелләндерү - бик мөһим эш икәнлеген аңлыйлар. Шуңа күрә дә алар зур омтылыш белән, утырткан үсентеләр үсеп китәр һәм планетабызны саклап калырга ярдәм итәр дигән өмет белән эшләделәр.
Гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге гамәлгә ашырды. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Назипова Л.Н. җаваплы.