Балтач «Форпост»  үзәге Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Канун һәм җаваплылык» һәм «Ничек матур бу дөнья!»  дигән темаларга  әңгәмә үткәрде

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 3 нче октябрендә 13.40 сәгатьтә МБУ Балтач «Форпост»  үзәге Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Канун һәм җаваплылык» һәм «Ничек матур бу дөнья!»  дигән темаларга  Сосна мәктәбе укучылары хэм «Форпост» хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрде.

Әлеге чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Ф. Ш., Сосна мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Л.Г.Зайнуллина, укытучы А.М.Зайнуллин, «Форпост» хезмәткәрләре һәм 21 укучы катнашты.

Чара балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International