"Көйне танып бел!» - һәркемгә таныш тапшыру мотивлары буенча мавыктыргыч уен.
2019 нчы елның 4 нче октябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Чепья авылының «Наз» үзәгендә тернәкләнү узучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Көйне танып бел!» дигән чара уздырды. Ял итүчеләр бу конкурста актив катнаштылар. Аларның бурычы - ерак балачактан килгән җырларның исемнәрен һәм хәзерге заман җырларын тану иде. Көйне белгәннән соң, алар бергәләп бу җырны башкардылар.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкарды. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы булды.