Мәктәп укучылары арасында йөзү буенча район беренчелеге

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрь көнне «Дулкын» йөзү бассейнында 2009-2010 елгы, 2011 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 4 мәктәптән 19 спортчы катнашты (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее).

 

 Призлы урыннарны алдылар:

 2009-2010 елгы егетләр арасында:   

1 урын-Хәкимов Наил (Балтач гимназиясе)

2 урын - Әминов Раил (Салавыч күппрофильле лицее)

3 урын-Галимҗанов Азамат (Норма урта мәктәбе )

2009-2010 елгы кызлар арасында:

1 урын-Сибагатуллина Адилә (Балтач гимназиясе)

2 урын - Хафизова Ралина (Балтач гимназиясе ) 

3 урын - Рахматуллина Мәрьям (Балтач гимназиясе )

2011 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында:

1 урын-Гатауллин Булат (Норма урта мәктәбе)

2 урын-Шакиров Ризван (Балтач гимназиясе)

2011 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында:

1 урын – Хәйретдинова Иркә (Балтач гимназиясе )

2 урын – Мөхәммәтгалиева Зәмирә (Балтач урта мәктәбе)

3 урын-Галимҗанова Адилә (Норма урта мәктәбе)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International