Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.
2019 нчы елның 8 нче октябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Без коррупциягә каршы» акциясен үткәрде. Әлеге акция кысаларында Балтач районының үзәк урамында буклетлар таратылды.
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Лениногорск районында милли спорт төре - татар атларында менге көрәш - “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булу уңаеннан Балтач үзәк балалар китапханәсе яшь буын китап укучыларны эшче һөнәрләрнең күп төрле булуы һәм алар белән якыннан таныштыру максатыннан "Мин хезмәт кешесен ясыйм" дип исемләнгән 3-4 сыйныф укучылары өчен рәсем бәйгесе оештырды.
1 нче октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Балтач районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы 7 октябрьдә булды. Көзге чакырылыштан соң безнең районнан 50гә якын егеткә хәрби форма кияргә туры киләчәк дип көтелә.
Укытучы - ул фәннәргә өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлакый башлангычны йөртүче дә. Алар аерым гражданлык бурычын— яшь буынны тәрбияләү эшен башкаралар. Аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм яңалыклары һәр мәктәпнең нигезендә ята.
Нәкъ менә безнең кадерле укытучыларыбызга багышлана бүгенге тантаналы чарабыз. Тамашачылар залы тулы иде, ә иң беренче рәтенләрне ветеран укытучыларыбыз бизәде. Чыгышлар котлаулар, җырлар белән үрелеп барды.
4 октябрь көнне Көшкәтбаш башлангыч мәктәп - балалар бакчасында район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе И. Н. Сагдиев, ҖЧҖ «Уңыш» директоры Г.М. Хәсәнҗанов, Көшкәтбаш авылы мәчете имамы Г. Г. Нәкыйпов, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Р. Б. Вафин катнашында Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды.
5 октябрь көнне "Балтач" УСЗда 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Балтач урта мәктәбеннән 72 спортчы катнашты: 2 команда, Балтач гимназиясеннән 2 команда, Карадуган гимназиясе, Шеңшеңәр, Норма, Смәил, Түнтәр урта мәктәпләре.