Укытучы - ул фәннәргә өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлакый башлангычны йөртүче дә. Алар аерым гражданлык бурычын— яшь буынны тәрбияләү эшен башкаралар. Аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм яңалыклары һәр мәктәпнең нигезендә ята.
Нәкъ менә безнең кадерле укытучыларыбызга багышлана бүгенге тантаналы чарабыз. Тамашачылар залы тулы иде, ә иң беренче рәтенләрне ветеран укытучыларыбыз бизәде. Чыгышлар котлаулар, җырлар белән үрелеп барды.
Тантанада район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы катнашты. Ул укытучыларның хезмәтен югары бәяләп, алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды. 6 укытучы Балтач муниципаль район башлыгы кулыннан Мактау грамоталары, 8 укытучы Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын алды. Шулай ук Рамил Рәшит улы «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» Бөтенроссия конкурсының финал этабына әзерлек барышында актив катнашучыларны бүләкләде. 6 кешегә ТР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
2018 елда безнең районда «Инженерная Республика» проекты эшли башлады. Әлеге проект кысаларында Балтач гимназиясендә һәм Норма урта мәктәбендә Казан инженер лицее педагоглары укучыларга белем бирде. Әлеге командаларның җитәкчеләре бүгенге чараның хөрмәтле кунаклары булды. Инженерлык лицее директоры Хәйретдинова Венера Кәшфи кызы һәм директор урынбасары Дәүләтбаева Руфинә Малик кызы да буш кул белән килмәгәннәр. Алар укытучыларга үзләренең котлауларын җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы да барлык укытучыларны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм 17 укытучыга Балтач район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары сәхнәгә укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан да күбрәк балл алган укытучылар чакырылды һәм бүләкләнелде.
Безнең районда БДИга әзерлек өчен 4 фән буенча ресурс үзәкләре оештырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы үзәк башлыкларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Илһам Фидаелевич озак еллар балалар ялын оештыру өстендә нәтиҗәле эшләгән лагерь башлыкларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сәхнәгә безнең районның педагогик династияләре чыкты. Район үсешендәге хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм шәхсән бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева Алия Юныс кызы күтәрелде. Ул укытучыларны тагын бер кат һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шулай ук Алия Юнысовна 37 укытучыны сәхнәгә чакырып бүләкләде. Ә аның җыры бөтен кеше өчен дә бәйрәм бүләге булып яңгырады.