Хәрби хезмәткә алынучы егетләр өчен дулкынландыргыч көннәр башланды. Хәзерге вакытта көзге чакырылыш бара.
Медицина тикшеренүе, комиссия утырышы, хәрби хезмәткә чакырылу урынына яшьләрне җибәрү, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучының хәрби комиссариат стеналарында хезмәт итә башлаганчы торуын оештыру - гражданнар чакырылышына караган төп чаралар булып тора.
Медкомиссияне узганнан соң һәр табиб булачак хәрби хезмәткә чакырылучының яраклылык категориясе турында үз бәяләмәсен бирә. Сәламәтлек төркеме хәрби билетта билгеләнә һәм бу чакырылучының хәрби хезмәткә яраклыгына гына түгел, ә аның билгеле бер гаскәрләрдә хезмәт итү сәләтенә дә тәэсир итә.
Медицина комиссиясеннән соң хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясе җыела. Шуны истә тоту бик мөһим, хәрби хезмәткә чакырылучы егет анда шәхсән булырга тиеш. Аның хәрби хезмәткә яраклылыгы яки кичектерү булу турындагы ахыргы карарны яшь кешенең үзеннән башка кабул итү мөмкин түгел. Һәр хәрби хезмәткә чакырылучыга карата мөстәкыйль карар чыгарыла һәм комиссия рәисе тарафыннан игълан ителә.
1 нче октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Балтач районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы 7 октябрьдә булды. Көзге чакырылыштан соң безнең районнан 50гә якын егеткә хәрби форма кияргә туры киләчәк дип көтелә.
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе составында утырышта чакыру комиссиясенең рәисе - җирле администрация вәкиле, рәис урынбасары — Хәрби комиссариат хезмәткәре, шулай ук утырыш беркетмәсен алып баручы сәркатип, табиб, мәшгульлек үзәге вәкиле, мәгариф бүлеге вәкиле, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары район Советы вәкиле, «Юнармия» ВВПОД Штабы җитәкчесе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкиле катнашты.
Сәламәтлектән тыш, утырышта күп кенә башка күрсәткечләр буенча сораштылар. Аерым алганда, аларның гаилә тормышын, белемен, хәрби-исәп белгечлеге булуын, шулай ук закон белән проблемалар бармы, торак шартлары нинди һәм башка бик күп мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Болар барысы да чакырылыш комиссиясенең ахыргы карарына йогынты ясый.
Чакырылучыларның хәрби хезмәткә уңай мөнәсәбәте, физик һәм мораль әзерлеге яхшы, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Егетләр үз теләкләре белән хезмәт итәргә бара.