2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булу уңаеннан Балтач үзәк балалар китапханәсе яшь буын китап укучыларны эшче һөнәрләрнең күп төрле булуы һәм алар белән якыннан таныштыру максатыннан "Мин хезмәт кешесен ясыйм" дип исемләнгән 3-4 сыйныф укучылары өчен рәсем бәйгесе оештырды.
Жюри тарафыннан түбәндәге эшләр бик эчтәлекле, мәгънәле, тәрбияви дип бәяләнде:
I урын: Апакова Лиана Сергеевна - Урта Көшкәт китапханәсе китап укучысы, 3 сыйныф.
“Шейте сами” энциклопедиясе буенча “Рабочий день швеи” эше;
II урын: Гиматдинов Рәнис Фәнис улы - Смәел авыл китапханәсе китап укучысы 4 cыйныф.
М.Рафиковның “Остакул Гаффар” әсәре буенча ясалган “Башта - акыл, кулда - һөнәр” рәсеме;
III урын: Шәйхиев Рәсүл Ришат улы - Арбор авылы китапханәсе китап укучысы, 3 cыйныф.
И.Нәбиуллинаның “Әтием эзләре буйлап” шигыре буенча ясалган рәсем;
III урын: Мәгъсүмҗанова Инзилә Илнур кызы - Куныр авылы китапханәсе китап укучысы, 4 сыйныф.
“Буяучы кыз” рәсеме;
Кызыксындыру чарасына түбәндәге эшләр тәкъдим ителде:
Животникова Лиана Михайловна - Чепья китапханәсе китап укучысы, 4 сыйныф.
Р.Миңуллинның “Кем нәрсә ярата” шигыренә нигезләнеп ясалган рәсем;
Гайсин Данис Рафис улы - Пыжмара авылы китапханәсе китап укучысы, 3 сыйныф.
Г.Тукайның “ Туган авыл” шигыренә нигезләнеп ясалган рәсем.