ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

16-19 гыйнвар көннәрендә  Яшел Үзән шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында Рәсәй спорт мастеры Андрей Ларьков  призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

17 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советы утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгатович, Балтач районы ФБП житәкчесе Ильясов Рафис Магсумович, мәктәп директорлары, балалар бакчасы, клуб, китапханә, ФАП, музей мөдирләре, авыл старосталары, имамнар, хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы катнашты.

18 гыйнвар көнне «Балтач» спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.

Ярышларда 7 мәктәптән 13 ( 7 егетләр, 6 кызлар) команда катнашты: Норма, Сосна, Шеңшеңәр, Балтач, Урта Көшкәт мәктәпләре,  Карадуган, Балтач гимназиясе.


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

18 гыйнвар көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Яңа ел бәйрәмнәрен оешкан төстә әзерләү һәм үткәрү максатыннан уздырылган район бәйгесе җиңүчеләрен буләкләде.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә.

17 гыйнвар көнне Карадуган авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Карадуган авыл җирлеге Советы утырышы булды.

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән т. п.радиотеатрында 2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналоглар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
 

14 гыйнвар көнне Югары Субаш авылында “Исәнме, Иске Яңа ел” дигән бәйрәм  үткәрелде. Бәйрәм кызыклы уеннар, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Килгән халык кайнар чәй, милли ризыклар белән сыйланды. Бәйрәмдә 62 кеше катнашты.

11 гыйнвар көнне Субаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Студент тормышы” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирә торган уку йортларында укучы студент яшьләребез чакырылган иде. Беренче өлешендә студентлар уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Икенче өлешендә командалар арасында “Брейн- ринг” ярышы үткәрелде. Кичәдә 38 кеше катнашты.

13 гыйнвар көнне Карадуган мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган "Яңа ел килә" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән барлык кеше төрле мавыктыргыч уеннарда, бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Бәйрәм кичәсе дискотека белән дәвам итте. Чарада катнашкан бер кеше дә бүләксез калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International