Татарстан – безнең горурлык!

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә.  17 гыйнвар көнне Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3,4 сыйныф укучылары өчен “Татарстан – безнең горурлык!” дип аталган эрудитлар бәйгесе үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International