13 гыйнвар көнне Иске Яңа ел бәйрәме уңаеннан Әтнә авыл клубында «Яңа бәхетләр белән» дип исемләнгән чара булып узды. Бәйрәм кичесендә 38 кеше катнашты. Куңелле уеннар, конкурслар үткәрелде. Татар халык уеннары белән үрелеп барган әлеге чара авылдашларның күңеленә хуш килде. Чарада катнашучылар татар халык, мари халык биюләрен һәм 80нче еллар җырларына бик яратып биеделәр. Кичә яшьләр белән заманча музыкаларга дискотека оештырып тәмамланды.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.
13 гыйнварда Сизнер авыл клубында Иске Яңа ел кичәсе үткәрелде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, дәртле музыка астына биеделәр. Кичә күтәренке, бәйрәм рухында үтте.
2020 елның 15 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, ТНВ-ТЯГ РОД активистлары, Балтач гимназиясе укучылары белән берлектә «Без терроризмга һәм экстремизмга каршы» акциясе үткәрде. Әлеге акция Балтач үзәк урамында буклетлар таратудан гыйбарәт иде.
Бүген, 2020 елның 17 гыйнварында, районның җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы гражданнарны шәхси кабул итте.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән балтачлыларның сораулары төрле өлкәләргә кагылган булды. Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә аңлатмалар әңгәмә барышында ук бирелде, калганнары контрольгә алынды.
2020 елның 16 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге муниципаль бюджет учреждениесе район Советының кече утырышлар залында 2019 еллык йомгаклау утырышын уздырды.
"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214-ФЗ Федераль законына үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашуның 1576 шартнамәсе теркәлгән.
12 гыйнвар көнне Чутай мәдәният йортында күңелле итеп Искечә Яңа елны каршы алу узды. Яңа ел белән котлап башланган кичә төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Өлкәннәр яшь вакытларын искә төшереп, "Сакта", "Ачык авыз", "Парыңны тап", "Әйдә танышыйк" уеннарын бик теләп уйнадылар. Бәйрәм кичәсе яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.
15 гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә 2019 нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты.
2020 ел – ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан, 16 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Татар иле – Татарстан” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.