2020 елның 16 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге муниципаль бюджет учреждениесе район Советының кече утырышлар залында 2019 еллык йомгаклау утырышын уздырды.
Утырыш экстремизм һәм деструктив төркемнәр турында видеороликлар карау белән башланды. Аннары бу темалар буенча әңгәмә үткәрелде.
Чараның максаты - экстремизмны профилактикалау буенча максатчан тәрбия эше өчен шартлар тудыру, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату, экстремизмны профилактикалау, балалар һәм яшьләр арасында деструктив төркемнәр барлыкка килү максатыннан уяулык күрсәтү кирәклегенә басым ясау, 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау.
Утырыш барышында 2019 елда нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Форпост» үзәгенең түбәндәге хезмәткәрләре бүләкләнде:
Бадгиев Альберт, Гыйләҗева Миләүшә, Гатиятуллин Дилүс, Галимова Гөлгенә, Гыйльметдинов Илфар, Разыкова Илүзә, Закиев Азат, Мөхәммәтгалиев Рамил, Һадиев Булат.
Шулай ук активистлар сафына яңа гына кергән «Форпост» хезмәткәрләренә таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
Утырышта Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, «Форпост» активистлары һәм хезмәткәрләре катнашты.