ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: төньяк-көнбатыштан көчле җил 18 м/с ка кадәр, урыны белән бозлавык. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

15 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә зур вакыйга - Балтач районында газлаштыру тәмамлануга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм чараның хөрмәтле кунагы - «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Хәлим улы Галимов сәламләде һәм котлады.

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм  проектын гамәлгә ашыру   кысаларында  2019 елда      төрле  рәвештә  410 млн сумнан  артык  дәүләт  ярдәме  алдылар.  

SunnyФЕСТ – ул таудалардан  тиз  төшү өчен  кулдан  ясалган   креатив чаналарның  ачык  фестивале.  Чарада  катнашуга  18 яше  тулган  кешеләр  чакырыла.   Чаналарның  кызыклы  конструкторлык  идеясы,   креатив  экипировка, аларның  финишка кадәр  төшү  ераклыгы,  төшеп  җиткәндә ясалган  гадәти  булмаган    перфоманс һәм  башка теләсә  нинди  иҗади  күренешләр  исәпкә  алына.     Приз  фонды  – 130 000 сум.

13 январь көнне Яңгул мәдәният йортында Искечә Яңа ел уңаеннан “Яңа елны башлаганда” дип исемләнгән бик матур ял кичәсе узды. Күңелле уеннарда яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Үзешчәннәребез үзләренең матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Һәр катнашучыга лотерея билетлары өләшенде һәм соңыннан аларны уйнаттылар. Лотереялар барысы да отышлы иде. Бәйрәмнән һәркем кәнәгать булып китте.

Иске Торҗа авыл клубында 13 гыйнварда Иске Яңа елны бизәкле чыршы янында каршы алу күркәм традициягә әйләнде. Клубта "Яңа ел Иске ел белән хушлаша" ("Новый год прощается со Старым") дигән бәйрәм күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә бер генә кеше дә урында утырып тора алмады: биеде, җырлады. Кыш бабай белән Кар кызы кергәч, өлкәннәр балалар кебек сөенде. Кичәгә килүчеләр әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар, конкурсларда катнаштылар, дәртле музыка астында биеделәр, хәтта татлы приз өчен Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм бик күп матур тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.

Үзе иске, үзе яңа булган әлеге бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. 13 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубында да “Бер картлыкта, бер яшьлектә...” дип исемләп Иске Яңа елны каршы алу кичәсе оештырылды. Балаларыбыз, яшьләребезнең инде бу Яңа ел ялларында хәйран күп чаралара катнашканнарын исәпкә алып, башка еллардан аермалырак булсын дип, кичәгә әби-бабайларыбызны чакырдым. Алар клубка бик шатланып һәм әзерләнеп килделәр. “Хәтирә”, “Биш пар”, “Наза”, “Көлтә бәйләш”, “Миңлебай” кебек җырлы-биюле уеннарда алар онытылып яшьлек елларына кайтып килделәр. Бәйрәмгә безнең авылдашларны хөрмәт итеп килгән күрше авыл ханымнарының изге матур теләкләре, музыкаль сәламнәре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кичәгә Кыш бабай килеп үзенең традициягә кергән уеннарын уйнатып, күчтәнәчләрен өләште. Әлеге бәйрәм кичендә үсеп килүче яшь буынның да әби-бабайларга кушылып гармун көйләренә җырлап, биеп йөрүе бик сөенечле күренеш. Димәк, аларның гореф-гадәтләре онытылмый, буыннан-буынга күчә.

14 гыйнвар көнне Б. Сәрдегән авыл клубында Иске Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп-бакча һәм клуб хезмәткәрләре күңел ачты. Яңа ел чыршысы тирәсендә  төрле уеннар оештырылды, жырлар жырланды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Чарада катнашкан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

2020 елның 13 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында барлык теләүчеләр өчен «Кёрлинг» олимпия төре ярышын уздырды.  Ярышта 4 кешедән торган 4 команда катнашты.

2020 елның 15 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Сабантуй» ял паркында саф һавада «Snowboll» күңелле уенын уздырды. Уен берничә этаптан торган ярыш формасында узды. Уенда 5 кешедән торган 2 команда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International