Балтач районында газлаштыру тәмамлануга 20 ел

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә зур вакыйга - Балтач районында газлаштыру тәмамлануга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм чараның хөрмәтле кунагы - «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Хәлим улы Галимов сәламләде һәм котлады.

Газлаштыруга керткән хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр сәхнә түренә күтәрелде:

Районның барлык авылларын тулысынча газлаштыруга зур өлеш кертугә, купъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмагәть эшчәнлеге өчен Балтач муниципаль районының Сугыш һәм ветераннары советы әгъзәсы, газ эксплуатация - җитештеру идарәсе ветераны, районның мактаулы гражданы Хөснетдинов Наил Салих улы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Район үсешенә, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән купъеллык намуслы хезмәте өчен – хезмәт ветераны, районның мактаулы гражданы Габдрахманов Дамир Хабибрахман улы ветераннар хәрәкәте казанышлары өчен Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Районның барлык авылларын тулысынча газлаштыруга 20 ел тулу уңаеннан, күп еллар эшләү дәверендә, үзен лаеклы булдыклы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан хезмәт ветераны, Балтач муниципаль районының мактаулы гражданы Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Балтач муниципаль районының Рәхмәт хаты белән газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча 4 разрядлы слесарь Зарипов Вәдил Вагыйз улы, газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча 5 разрядлы слесарь Закиров Рамил Гәбделәхәт улы, газ эксплуатация-җитештеру идарәсе ветераны Шафигуллина Вера Емельяновна буләкләнде.

"Балтачгаз" эксплуатация җитештерү идарәсе җитәкчесе Сафин Наил Шәмгун улы тарафыннан да күпләр буләкләнеп үтте. Менә алар:

Мухаметзянов Фердинант Абдулла улы - 1988 елдан лаеклы ялга чыкканчы эретеп ябыштыручы булып, районны газлаштыруга зур өлеш керткән хезмәткәр.

Насруллин Хәбибрахман Насрулла улы - 1988 елда эшкә урнашып, куп еллар Пыжмара җирлегендә газ кертүгә күп өлеш керткән шәхес.

Хакимов Рафаэль Хәернас улы - 1978 елда газ хуҗалыгына эшкә кереп, бугенге көнгәчә шунда шофер булып эшләүче, газлаштыру чорында үзеннән бик куп өлеш керткән хезмәткәр.

Мухаметшин Әхмәт Мөхәмәтшә улы - 1988 елдан куп еллар әшләү дәвамында Түнтәр җирлегендә слесарь вазифасын башкарган мактауга лаек шәхес.

Фатыхов Габделәхә Габдулхак улы - 1989 елдан лаеклы ялга чыкканчы Бөрбаш җирлегендә газлаштыруга зур өлеш керткән шәхес.

Бу өлкәдә хезмәт куйган барлык райондашларыбызны шушы олы бәйрәм белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International