Район башлыгының Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2026 елның 7 июне, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, ерак араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар!
Бүген шушы киң матур мәйданга, күркәм табигатьле Сосна болынына халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуен бәйрәм итәргә җыйналдык. Сезне, ихлас күңелдән хезмәт кешесен данлау бәйрәме белән котлыйм. 

Сабантуй татар халык бәйрәме булып саналса да, Балтач районында аның милләте юк, ул күптән инде район халкы һәм кунакларның яраткан бәйрәменә әверелде. Кунакларны Балтачыбызда татарларга хас кунакчыллык, удмуртларга хас дәртлелек, рус һәм мари халыкларына хас киң күңеллелек белән каршы алабыз.
‎Борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь булган, табигатьнең җанлануын, йолалар байлыгын, кунакчыллыкны, игенчеләр хезмәтенә дан җырлауны үз эченә алган милли мәҗлес елның имин килүенә һәм уңышның мул булуына ышаныч уята. Әлеге көн һәрвакыт көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды һәм шулай булып кала да.
‎Язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдергән бәйрәм безне борынгы милли гореф-гадәтләргә, йолаларга алып китә, буыннарның ныклы рухи элемтәсен тәэмин итә. Ул чын-чынлап бөтен татар һәм республика халкының көтеп алынган, яраткан бәйрәме.Халыкның эшли дә, ял да итә белүе нәкъ менә Сабантуйларда чагыла.

Безнең Балтач районы авыл хуҗалыгы буенча республикада алдынгылар сафында. Мактаулы хезмәт ияләре – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бар кешелекне туендыра, табыннарыбызны сый-хөрмәтле итә. 
Игенчеләребез быелгы язгы чәчү эшләрен дә уңышлы башкарып чыктылар, 2026 елгы чәчү кампаниясендә 37 мең 500 гектар мәйданда сабан орлыклары җир куйнына иңдерелде. Басу-кырларда  чәчүлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы хәзерләү эшләренә старт бирелде. Нинди генә хезмәттә булсалар да, районыбыз халкы үз туган төбәгенең изге җиренә баш ия, аны ямьле, данлы итеп күрү өчен көчен кызганмый. 

2026 ел илебез буенча «Россия халыклары бердәмлеге елы», ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп уздык.
Әлеге мөһим даталарны истә тотып, милләтебезнең һәм фидакарь халкыбызның йөзек кашы булган Сабантуйларын күтәренке рухта, яхшы кәеф чыганагы белән бердәм булып бәйрәм итик! 


Безнең буын туган илебез өчен хәлиткеч вакытта, аның киләчәген билгеләячәк чорда яши.Ватаныбызның нинди булачагы илебездә яшәүче һәр гражданнан, халыктан тора. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз, аларның гаиләләре, бездән соң яшәячәк буыннар алдында да җаваплылыгыбыз зур.
Илгә килгәнне – ил күтәрер, ди халкыбыз. Көчнең бердәмлектә икәнен тормыш һәрчак дәлилләп тора. Солдатларыбызга кулдан килгәнчә һәрчак терәк булырга тырышабыз. Илгә, җиргә тынычлык дип типкән йөрәкләребез авазы, агымдагы елга ак өметләр баглавыбыз, изге теләкләребез аклансын.

Тагын бер кат, сезне, Сабантуйлар белән котлап, чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек, ил-көннәр бәрәкәте телим. Йортларыбызда һәрчак тынычлык һәм муллык булсын! Бәйрәмнәр имин узсын һәм безне яңадан да зуррак хезмәт үрләренә рухландырсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International