“Бер картлыкта, бер яшьлектә...”

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үзе иске, үзе яңа булган әлеге бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. 13 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубында да “Бер картлыкта, бер яшьлектә...” дип исемләп Иске Яңа елны каршы алу кичәсе оештырылды. Балаларыбыз, яшьләребезнең инде бу Яңа ел ялларында хәйран күп бәйрәм иткәннәрен исәпкә алып, башка еллардан аермалырак булсын дип, кичәгә әби-бабайларыбызны чакырдым. Алар клубка бик шатланып һәм әзерләнеп килделәр. “Хәтирә”, “Биш пар”, “Наза”, “Көлтә бәйләш”, “Миңлебай” кебек җырлы-биюле уеннарда алар онытылып яшьлек елларына кайтып килделәр. Бәйрәмгә безнең авылдашларны хөрмәт итеп килгән күрше авыл ханымнарының изге матур теләкләре, музыкаль сәламнәре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кичәгә Кыш бабай килеп үзенең традициягә кергән уеннарын уйнатып, күчтәнәчләрен өләште. Әлеге бәйрәм кичендә үсеп килүче яшь буынның да әби-бабайларга кушылып гармун көйләренә җырлап, биеп йөрүе бик сөенечле күренеш. Димәк, аларның гореф-гадәтләре онытылмый, буыннан-буынга күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International