Начар метеорологик күренешләр: төньяк-көнбатыштан көчле җил 18 м/с ка кадәр, урыны белән бозлавык. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы) буенча 2020 елның 16 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 17 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Явым-төшем: юеш кар, яңгыр һәм салкын, урыны белән бозлавык рәвешендә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с ка күчә, төнлә-иртән көчәйгәндә 18 м/с ка кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.