Иске Торҗа авыл клубында 13 гыйнварда Иске Яңа елны бизәкле чыршы янында каршы алу күркәм традициягә әйләнде. Клубта "Яңа ел Иске ел белән хушлаша" ("Новый год прощается со Старым") дигән бәйрәм күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә бер генә кеше дә урында утырып тора алмады: биеде, җырлады. Кыш бабай белән Кар кызы кергәч, өлкәннәр балалар кебек сөенде. Кичәгә килүчеләр әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар, конкурсларда катнаштылар, дәртле музыка астында биеделәр, хәтта татлы приз өчен Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм бик күп матур тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.