«Без терроризмга һәм экстремизмга каршы» акциясе

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Терроризм заманыбызның иң куркыныч һәм авыр фаразлана торган күренешләре исәбенә керә. Террорчылык актлары массакүләм кеше корбаннары китерә, күп кенә кешеләргә көчле психологик басым ясый.     

2020 елның 15 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, ТНВ-ТЯГ РОД активистлары, Балтач гимназиясе укучылары белән берлектә «Без терроризмга һәм экстремизмга каршы» акциясе үткәрде. Әлеге акция Балтач үзәк урамында буклетлар таратудан гыйбарәт иде.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Нәҗипова Л.Н. җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International