Татарстанда эскроу-счет актив кулланыла

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214-ФЗ Федераль законына үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашуның 1576 шартнамәсе теркәлгән.

Юридик затларның күчемсез милкен һәм өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда эскроу-счетлар механизмын кулланып 31 күпфатирлы торак йорт төзелә: 25 - Казанда, икешәр - Яр Чаллыда һәм Биектауда, берсе - Алабугада һәм Лаешта. Шул ук вакытта Казанда урнашкан бер күпфатирлы йорт (Ершов урамындагы ТК Арт-Сити) узган ел ахырында ук төзелгән һәм тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән йорт салучылар торак йортлар төзелешенә өлешләп түләүчеләрнең акчаларын турыдан-туры җәлеп итә алмыйлар. Гадәти схема урынына ДДУ махсус банк эскроу-счетлары барлыкка килде, алар төзүчеләр өчен проект тәмамланганнан соң гына ачылачак.

Төзелеше 2019 елның 1 июленә кадәр башланган һәм төзүче тарафыннан мондый объектка карата объектның әзерлеге дәрәҗәсе һәм өлешләп катнашу шартнамәләре саны буенча билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәү турында контрольлек итүче орган бәяләмәсе булган объект искәрмә булып тора. Бу очракта төзүчеләргә өлешле төзелештә катнашучыларның акчаларны ДДУ буенча эскроу счетларыннан файдаланмыйча җәлеп итү хокукы бирелә. Кабул ителгән карарның максаты - өлешле төзелешне иске кагыйдәләр буенча, ягъни эскроуның счетларын кулланмыйча гына төзеп бетерү очракларында торак йортларны төзеп бетерүне тәэмин итү.

Белешмә өчен 

Эскроу-счет - гражданнарның акчаларын йорт төзелеше тәмамланганчы туплаган махсус счет. Шул ук вакытта акчалар йорт салучыга түгел, ә банкта бу махсус счетта-эскроуга урнаштырыла. Димәк, сатып алынган фатирлар өчен акчаны төзелеш оешмалары йортларны тапшырганнан һәм күпфатирлы йортка карата милекнең бер генә хокукын булса да дәүләт теркәвенә алганнан соң гына ала алачак. Әгәр дә фатирны тапшыру срогы алты айдан артык булса, өлешче үз акчаларын банкта счетлардан кире кайтара алачак.

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International